2023 елның 11 мартында боз сараенда мөселман командалары арасында хоккей буенча традицион турнир узды. Ярышларда Арча, Әлмәт, Казан, Кукмара, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән командалар катнашты. Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, имам Рәдиф Тимергалиев катнашучыларга яхшы һәм куркынычсыз уен теләделәр.
Уеннар нәтиҗәләре буенча өченче урынны Казан шәһәренең «Казан Нуры» командасы алды, икенче урынны – Чаллы шәһәренең «Ихлас» командасы, беренче урынны - Кукмара шәһәренең «Хыял» командасы алды.