Турнирда Татарстанның төрле шәһәрләреннән алты команда катнашты.
«Олимп» Боз сараенда мөселман командалары арасында хоккей турниры оештырылды.
Катнашучыларны район башлыгы Сергей Димитриев, район имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев сәламләде, уенчыларга уңышлар теләде. Уен Коръән аятьләре уку белән башланды.
Ярышта Кукмара, Арча, Казан, Әлмәт, Яр Чаллы һәм Түбән Кама командалары катнашты.
Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sport/kukmarada-moselman-komandalary-arasynda-xokkei-turniry-oestyryldy