«Сергей Михалков белән күңелле компания» шигырь конкурсы

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

Бүген балалар шагыйре, драматург Сергей Владимирович Михалкованың туган көнендә С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәчесе Фирдания Закирова 4 нче мәктәпнең 4б сыйныф укучылары өчен «Сергей Михалков белән күңелле компания» дигән шигырь конкурсы үткәрде. Чара барышында ул балаларга язучының тормышы һәм иҗаты, үзенең беренче әсәрләрен ничек яза башлавы, Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Михалковның фронтта хәрби корреспондент булуы турында сөйләде, аның китаплары белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең шаян һәм гыйбрәтле шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. «Праздник непослушания» китабы буенча викторина сорауларына җавап бирде. Конкурста катнашучы балаларга грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International