17 март көнне С.В.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче гимназиянең 1б сыйныф укучылары өчен Ләйсән Әхмәтова «Светофор иленә сәяхәт» конкурс-уен программасы үткәрде. Ул балаларга урамда һәм юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләде, юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштырды. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда катнашты, табышмакларны чиште, викторина сорауларына җавап бирде. Чара китапларга күзәтү һәм мультфильмнар карау белән тәмамланды.