Кукмараның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» тернәкләндерү үзәгендә "Махсус Олимпиада" проектын тормышка ашыру кысаларында «Безгә яз - кызыл килде» дигән спорт дәресе уздырылды.
Бу чарада рус халык уеннары кулланылды. Балалар җитезлек, көч һәм зирәклек буенча ярыштылар. Әлеге чара балаларның хәрәкәт активлыгын, коммуникатив күнекмәләрне, узара дуслык мөнәсәбәтләрен формалаштыруга юнәлдерелгән иде .