Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләргә патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелә .
Реабилитация курсын үтүче яшүсмерләр өчен җыр конкурсы үткәрелде. Алар кинофильмнардан җырларны, сугыш еллары җырларын, хәрби бурыч турында искә төшерделәр.
Музыка дәресләре иҗади сәләтләрне үстерүгә мөмкинлек бирә, рухи кыйммәтләр, Ватанга мәхәббәт формалаштыра.