18 март көнне район мәдәният йорты концерт төркеме Казан Агросәнәгать паркында Республика язгы ярминкәсе кысаларында мәдәни программада катнашты. Концертта "Сердәш" вокаль ансамбле һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады. Концерт программасын Рамил Сәләхетдинов алып барды.