Патриотик тәрбия.

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Кырымның Русия белән берләшү көненә багышланган чара үткәрелде.

Чараның максаты балаларда патриотик хисләр формалаштыру, үз иленең тарихына хөрмәт, үткәндәге тарихи вакыйгаларга кызыксыну үстерү иде.

Тәрбияләнүчеләргә “Кырым һәм Русия. Без бергэ”дип  аталган  презентация күрсәтелде. Балалар тәрбияченең Кырым тарихы, 2014 елның мартында булган вакыйгалар, ярымутрауның истәлекле урыннары һәм табигате турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар.

Чараны дәвам итеп, балалар үзләренең яңа белемнәрен рәсемнәрдә ныгыттылар. Рәсемнәр якты һәм матур булып чыкты. Үз эшләрендә балалар Ватанга мәхәббәтләрен белдерделәр, үз илләре тарихы турында белемнәрен тирәнәйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International