2023 елның 18 нче мартында, ППЭ 3305 базасында (МБОУ "С.А. Әхтәмов ис. Манзарас авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе" "Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" (алга таба Акция) булып узды.
Акциядә 60 тан артык чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары, Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Н.Гаянова, хакимият хезмәткәрләре, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Бакланова М.Г., Кукмара муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе методистлары, әти-әниләр катнашты.
Әлеге Акция әти-әниләргә балалары урынында булып карарга һәм БДИның бөтен процедурасын - имтихан пунктына узудан алып нәтиҗәләр алганчы үтәргә мөмкинлек бирә. 2023 елда катнашучыларга рус теле фәненнэн БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим ителде. Акциядә катнашучылар үз нәтиҗәләрен теркәлү узган гомуми белем бирү оешмаларында белә алачак.