17 мартта Кукмара А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей базасында 1-4 нче сыйныф укучыларының "Уңышка адым" проект һәм эзлэнулэр эшләре район конкурсы узды. Конкурс эзлэнулэр эшчәнлегендэ сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен үткәрелде. Балалар проблемаларга үз карашларын белдерделәр һәм үз эшләренең нәтиҗәләрен илһамландырып якладылар. Конкурс йомгаклары буенча балалар грамоталар белән бүләкләнделәр.