Бөек композитор С.Рахманиновның 150 еллыгы хөрмәтенә Үзәк китапханәдә китапханәче Г. Ф. Заһидуллина, А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицееның 8 «в» сыйныф укучылары өчен, «С. Рахманинов композитор, пианист, дирижер» дигән биографияә киче үткәрде. Балалар композиторның тормышы һәм иҗаты турында хикәяне тыңладылар, аның балачагы һәм яшүсмерлеге, аның бөек музыкаль әсәрләр иҗат итүе турында белделәр, видеопрезентация карадылар.