Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында «Татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре»темасына тематик дәрес үткәрелде.
Тәрбияләнүчеләр татар халкының мәдәнияте, татар милли костюмнары, орнамент үзенчәлекләре, татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре белән таныштылар. Шулай ук татар милли киемнәрен билгеләүче кайбер сүзләрнең мәгънәсен үзләштерделәр: камзул, калфак, түбәтәй. Һәркем үзе өчен күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белде.
Чара ахырында татар халкының традицияләре төрле милләт балаларын җәлеп итә, үсеп килүче буынны үстерүгә этәргеч бирә дигән нәтиҗә ясадылар.