2023 елның 15 апрелендә Илфар Шәфигуллин истәлегенә багышланган ветераннар командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Ярышларда Кукмара, Б.Саба, Питрәч, Кама Аланы, Балтач, Арча шәһәрләреннән командалар катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча өченче урынны Балтачтан «Балтач» командасы алды, икенче урынны – «ВКХ»,Кукмарадан, беренче урынны – «Кама Аланы» алды. «Иң яхшы һөҗүмче» номинациясендә Альфред Насыйров, «иң яхшы уенчы» номинациясендә Анатолий Борисов танылдылар.