2023 елның 15-17 апрелендә Биектау авылында конькида фигуралы шуу буенча республика классификация ярышлары узды. Чыгыш нәтиҗәләре буенча Анастасия Васильева 3 урынны (3 яшүсмерләр разряды,2015 елгы), Валерия Соломатина 2 урын(Яшь фигурист), Евгения Драницына 1 урын (3 яшүсмерләр разряды,2016 елгы) яуладылар. Кызларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да спортта уңышлар телибез.