17 апрель көнне район мәдәният йортының иҗат төркеме хәйрия концерты белән "Наз" социаль үзәгендә чыгыш ясады. Программада өлкәннәрнең яраткан җырлары, көйләре яңгырады һәм халык биюләре оештырылды.