18 апрель көнне Кукмара муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре Балык Бистәсендә зона күчмә сессиясендә катнаштылар. Киңәшмә барышында мәдәни чараларга бару күрсәткечләрен исәпләү, "Пушкин картасы" программасын тормышка ашыру, "Pro.Культура.РФ" платформасында эшләү турында чыгышлар ясалды. 2023 елда милли мәдәниятләр һәм гореф- гадәтләр Елына багышланган «Татарстан Республикасының чигелгән картасы» Республика акциясе кысаларында Кукмара районы картасы тәкъдим ителде.