«Милосердие» реабилитация үзәгендә «Хәзерге заман белән янәшә – үткәнебез »дигән слайд — әңгәмә үткәрелде.

2023 елның 19 апреле, чәршәмбе

      Үсеп килүче буынның игътибарын Ватан тарихына җәлеп итү, шулай ук патриотизм хисе формалаштыру максатыннан, «Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көнендә»  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Милосердие» реабилитация үзәгендә «Хәзерге заман белән янәшә – үткәнебез »дигән слайд — әңгәмә үткәрелде.

    Слайд - презентациядә тәрбияләнүчеләр Россиянең танылган һәйкәлләрен һәм тарихи урыннарын күрделәр; алар халык хәтерендә тарихи вакыйгалар эзләрен саклауларын белделәр. Үз чиратында, чарада катнашучыларның кайберләре үзләренең туган җирләрендә - авылларда булган һәйкәлләре турында сөйләделәр.

    Ахырда балалар тарихи урыннарны онытмаска һәм истәлекне хөрмәт итәргә, һәйкәлләрне карарга, аларны киләчәк буынга тапшырырга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International