2023 нче ел- Россия буенча укытучылар һәм остазлар елы булып билгеләнде. Шул уңайдан 19 нчы апрель көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х. социаль ярдәм үзәге “НАЗ” да ял итүче пенсионерлар өчен “Укытучы-китап битләрендә” дип исемләнгән әдәби сәяхәт үткәрде. Китапханәче, зур сабырлык,түземлек сорый торган укытучы хезмәтенең кыйммәте турында әйтеп үтте. Татар әдәбиятында һәм рус әдәбиятында укытучылар хезмәтенә багышланган әсәрләр белән таныштырды.Чара барышында ял итүчеләр С.Әхмәтҗанова, К.Булатова, Э.Мөэминова, Ф.Яруллин шигырьләрен тыңладылар. Узләренең беренче укытучыларын зур хөрмәт белән искә алдылар. Биредә ял итүче Каменщикова Нина Фәнис Яруллинның укытучыларга багышланган “Иң гүзәл кеше икәнсез ” җырының көен гармунда уйнады, башкалар кушылып җырлады.