Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләр!

2023 елның 21 апреле, җомга

Хөрмәтле райондашлар, дин кардәшләр!

Кукмара мөхтәсибәте исеменән Сезне
Ураза гаете белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!

   Аллаһның олуг рәхмәте белән айлар солтаны булган 2023нче елның Рамазан ае үтеп тә китте. Шушы фазыйләтле айны мөселманнар ихлас гамәл-гыйбадәттә үткәрергә тырышты: ураза тотты, тәравих намазлары укыды, садакаларын бирде, мохтаҗларга ярдәм итте. Менә без, ислам динендә олуг саналган бәйрәмнәрнең берсен – мөбарәк Ураза гаетен каршы алабыз. Бер яктан Ураза гаете – шатлык, сөенеч көне, чөнки мөселманнар әҗер-савапларын өмет итеп, “Аллаһның әмерен үтәдек” дип куана. Шул ук вакытта бәйрәм көнне күңелләребезне сагыш-моңсулык та биләп ала, чөнки бердәм булып ураза тоткан көннәребез, күмәкләшеп ифтар мәҗлесләрендә катнашкан кичәләребез, тәравих намазлары артта калды һәм бихисап әҗер-савапларга ия булган, аеруча тәкъвалык белән уздырылган изге мөбарәк ай тәмамланды. Пәйгамбәребез (Аллаһның аңа сәләме һәм рәхмәте булсын): “ Әгәр дә сез Рамазан аеның барлык фазыйләтләрен белсәгез, аның ел буе булуын теләр идегез.” – дигән.

      Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне, догаларыбызны кабуллардан кылсын! Ураза гаете һәркемнең күңелен иман нуры белән нурландырсын, йортларыбызга бәрәкәт, иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, шатлык һәм бәйрәм рухы китерсен, игелекле эшләргә һәм гамәлләргә әйдәсен, яңадан-яңа якты өметләр алып килсен! Сугышлар күрсәтмәсен Раббыбыз, чирләр кабат килмәсен, ачлыкны күрсәтмәсен, күкләребез аяз, бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Ихтирам вә изге догалар белән Кукмара районы имам-мөхтәсибе
Рәдиф хәзрәт Тимергалиев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International