“Шигърият бәйрәме” шигырь укучылар бәйгесе

2023 елның 24 апреле, дүшәмбе

24 апрель көнне С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе «Гөрләвек» балалар бакчасы белән берлектә татар шагыйре Г. Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган “Шигърият бәйрәме” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе үткәрде. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга шагыйрьнең язмышы, иҗат юлы турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Бәйгедә әзерлек төркеме балалары катнашты. Балалар  бөек шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Бәйгедә катнашучыларга грамоталар тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International