Кукмара районында «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә террорчылыкка каршы куркынычсызлык буенча «Уяу булыгыз!» дип аталган чара узды.
Дәреснең максаты гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү, экстремаль шартларда дөрес карарлар кабул итү күнекмәләрен үстерү иде.
Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр «Шартлаткыч җайланмага охшаган предметны тапканда нишләргә? " дигән видеоязма карадылар. Төрле гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен күрсәтеп, дусларына рәсемнәр ясадылар.
Дәрес ахырында, тәрбияләнүчеләр һәр кешенең әйләнә-тирә мохиткә карата уяулыгы һәм битараф булмавы күп кешеләрнең гомерләрен саклап калырга һәм сәламәтлегенә зыян китермәскә мөмкин дигән нәтиҗәгә килделәр.