25 апрельдә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә «Чулпан» балалар бакчасының өлкән төркеме балалары өчен Фирдания Закирова татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган «Сандугачтай монлы Тукай теле» дигән әдәби кичә үткәрде. Кыска гына гомер кичереп, Тукай татар халкы өчен үлемсез мирас калдырды, аның яртысын диярлек балалар әдәбияты алып тора. Фирдания Фирдинант кызы балаларга презентация күрсәтте, шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, «Габдулла Тукай – шигърият чишмәсе» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Балалар бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде. Чара ахырында балалар “Шүрәле”, “Су анасы”, “Эш беткәч уйнарга ярый” мультфильмнарын карады һәм “Туган тел” җырын башкарды.