25 апрель көнне Кукмара үзәк китапханәсендә Кукмара шәһәренең Ч.Т.Айтматов исемендәге № 1 гимназияның 10 нче сыйныф укучылары белән берлектә, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, “Тукай - татар шигъриятендә җидегән йолдыз” дигән әдәби сәгать үтте.
Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты, аның турында кызыклы фактлар белән кыскача таныштырып китте, Тукайның шигырьләрен укыды. Шулай ук кичәдә “Салават күпере” иҗат берләшмәсенә йөрүче якташ язучылар үзләренең Тукайга, туган телгә багышланган шигырьләре укыдылар. Кичәдә электрон презинтация күрсәтелде. Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында китап күргәзмәсе эшләде. Әлеге чара Г. Тукайның “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.