2008/09 нчы елгы командалар арасында хоккей буенча «Өмет кубогы» республика турниры узды.

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

2023 елның 21-22 апрелендә Апас авылында 2008/09 нчы елгы командалар арасында хоккей буенча «Өмет кубогы» республика турниры узды. Ярышларда Кукмара, Менделеевск, Буа, Апас, Нурлат шәһәрләреннән командалар катнашты.  Уеннар нәтиҗәләре буенча тренер Таһир Нурмөхәммәтов җитәкчелегендәге «Олимп» командасы беренче урынны алды. «Иң яхшы уенчы» номинациясендә Дамир Галиуллин танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International