“Без - Тукай оныклары” шигырь укучылар бәйгесе

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

26 апрель бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көнендә С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе «Миләшкәй» балалар бакчасы белән берлектә “Без - Тукай оныклары” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе үткәрде. Бәйгедә «Миләшкәй» балалар бакчасы һәм аларга беркетелгән Лубян, Кече Чура, Поршур авылларының аз комплектлы балалар бакчалары катнашты. Китапханәче Фирдания Закирова балаларга шагыйрьнең язмышы, иҗат юлы турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Балалар  бөек шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләде. Жюри нәтиҗә ясады,  бәйгедә катнашучыларга грамоталар тапшырылды. Чара “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International