«Олимп» боз сараенда физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарәсе органнары оешуга 100 ел тулуга һәм Җиңү көненә багышланган һәвәскәр командалар арасында хоккей буенча турнир узды.

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елның 26 апрелендә «Олимп» боз сараенда физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарәсе органнары оешуга 100 ел тулуга һәм Җиңү көненә багышланган һәвәскәр командалар арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда Б.Сабадан, Кукмарадан  һәм «Министрлык» Казаннан (Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре) командалар катнаштылар.

    Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин, Россия Федерациясе Федераль җыелышының Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон турнирның мактаулы кунаклары булдылар.

    Уеннар нәтиҗәләре буенча өченче урынны “Министрлык” командасы, икенче урынны “Кукмара” командасы, беренче урынны “Тимерхан” алдылар.  «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Тимур Гайнетдинов (Кукмара), «Иң яхшы сакчы» - Азат Фәйзрахманов (Б.Саба), "Иң яхшы һөҗүмче" - Марат Айзатуллин, "Иң яхшы уенчы" - Илья Вольфсон (Казан) танылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International