«Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәгендә Радиация аварияләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көненә багышланган чара оештырылды.

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрельдә Кукмара районында «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен реабилитация үзәгендә Радиация аварияләре нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар көненә багышланган чара оештырылды.

     Тәрбияче Абдуллахатова Фәйрүзә Габделхәевна утыз җиде ел элек Чернобыль АЭСында булган фаҗига, авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан кешеләрнең батырлыгы турында сөйләде. Авария нәтиҗәләренә, бүгенге көнгә кадәр буыннан-буынга күчә торган куркыныч авыруларга җентекләп тукталдым.

      Ул еллардагы вакыйгаларга кайту, башкаларның бәла-казаларын һәм авыртуын үзенеке итеп кабул итәргә өйрәнү, тирә-юньдә булган һәрнәрсә өчен җаваплылык тәрбияләү -  бу чараларның максаты да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International