Реабилитация курсын үтүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара уздырылды.
Бу истәлекле датага балалар «Гали һәм кәҗә», «Бала һәм Күбәләк», «күңелле укучы» һәм «Туган тел», «бүген бәйрәм»җырларын өйрәнделәр. Бәйрәмдә музыка җитәкчесе Баймиев Л.З. башкаруында тере музыка яңгырады. Балалар бөек шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре геройларын искә төшерделәр, шагыйрьнең биографиясе турында видео презентация карадылар. «Кәҗә һәм сарык турында »курчак спектаклен карадык.
Чарада әти - әниләр дә катнашты, Закирҗанова Разина «Туган авыл» җырын башкарды.
Чараның максаты - туган як тарихы, татар халкының гореф-гадәтләре, Габдулла Тукай иҗаты белән кызыксыну формалаштыру.