26 апрель көнне уку залы китапханәчесе Салимова Т.Х. үзәк китапханәдә “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан: «Тукай һаман янәшә...» дигән әдәби сәгать үткәрде. Тәскирә Харис кызы шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үтте. Чарага чакырылган кунаклар Г.Тукайга багышланган шигырьләрен һәм бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Соңыннан барысы бергә Г.Тукайның "И туган тел" җырын башкардылар.