Кукмара районында «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә һөнәри юнәлеш бирү буенча «Почтальон һөнәре» дигән дидактик уен үткәрелде.
Дәрес барышында тәрбияләнүчеләр төрле вакытларда хатларны ничек тарату тарихы белән таныштылар.
Аннары тәрбияләнүчеләргә почтальон ролендә булырга туры килде. Бу дидактик уен барышында балалар газетларны, журналларны, хатларны аерырга һәм тәртипләп куярга өйрәнделәр.
Уеннан соң балалар дусларына хатлар язарга һәм аларны почта аша ничек җибәрергә икәнен белделәр.
Дәрес ахырында балалар почтальонның шәхси сыйфатлары һәм белемнәре турында сөйләделәр. Берничә тәрбияләнүче үзләренең булачак һөнәре почтальон дигән нәтиҗәгә килделәр, чөнки бу бик кирәкле, кешеләргә файда һәм шатлык китерүче һөнәр.