Кукмараның «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата – аналар өчен «Декупаж» техникасында мастер - класс үткәрелде.
Бу мастер - классның максаты – ата - аналарны «Декупаж» техникасын куллану алымнарына өйрәтү, аларны үз балалары белән практикада куллану. Мастер-класста катнашучылар «Декупаж»ның нәрсә икәнен белделәр, әлеге технологиянең барлыкка килү тарихы, төрләре һәм башкару алгоритмы белән таныштылар.
Ата-аналар яңа техникада ясаган барлык эшләр оригиналь һәм кабатланмас булып чыкты. Һәр катнашучы тулысынча әзер эшләрне интерьерны бизәү өчен яки бүләк итеп кулланырга мөмкин булганын үзләштерде.