Уен-викторина: «Туган якны беләсеңме?»

2023 елның 17 мае, чәршәмбе

16 майда, "Пушкин картасы" проекты кысаларында, Манзарас авылының С.А. Әхтәмов исемендәге мәктәпнең 8 “а” сыйныф укучылары өчен, китапханәче Л.Р. Саттарова  «Туган якны беләсеңме?» исемле уен-викторина үткәрде. Чара башында алып баручы туган ягыбыз Кукмара, аның байлыгы, табигате турында сөйләде, безнең төбәкне данлаган танылган кешеләрнең биографиясе белән таныштырды. Аннары катнашучылар, ике командага бүленеп, бер-берсе белән ярыштылар. Һәр команданың бурычы-мөмкин кадәр күбрәк балл җыю. Иң күп балл җыйган команда җиңүче дипломы, ә икенче команда актив катнашкан  өчен грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International