15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу көнгә Үзәк китапханәдә "Гаилә турында укыйбыз" исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда төрле авторларның гаиләсе турында әсәрләр, этика, психология һәм гаилә тәрбиясе буенча китаплар үз урынын тапты. "Шәфкать" үзәгендә реабилитация үтүче балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Гаилә исемле кораб" исемле танып белү сәгате үткәрелде. Чара барышында Гөлнара Фәрит кызы гаилә кыйммәтләре турында сөйләде, гаилә белән уку өчен кирәкле әдәбиятка күзәтү ясады. Балалар төрле конкурсларда һәм викториналарда катнаштылар.