24 нче май көнне уку залы китапханәчесе Сәлимова Т.Х., Кукмара үзәк китапханәсендә “Сөембикә” клубы кунаклары өчен, Идел буе Болгары дәүләтенең ислам динен кабул итүенә 1101 тулу уңаеннан, “Болгар - данлы тарихыбыз ядкаре” дигән әңгәмә үткәрде.
Китапханәче Идел буе Болгары дәүләтенең тарихын сөйләде. Компьютер презентациясе ярдәмендә, Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгының тарихи һәйкәлләре белән таныштырып үтте. “Сөембикә” клубы кунагы Фатхуллина Тәнзилә Сираҗетдин кызы үзенең Болгарга барган истәлекләре белән уртаклашты. Ахметшина Венера Хәйдәр кызы язучы Р. Вәлиевның “Борынгы Болгарда”, Хазиева Гөлшат Рафис кызы шагыйрь Г.Рәхимнең “Болгар бабаларга ачык хат” дигән шигырьләрен укып үттеләр. “Сөембикә” кунаклары видеоязмадан шагыйрә Тәслимә Низаминың “Шәһри Болгар” поэмасын тыңладылар. Чара ахырында “Идел Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1101” ел дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.