"Эковесна 2023"кысаларында 2023 елның 25 апрелендә МБОУ «М.М. Мансуров исемендәге Олы Кукмара урта мәктәбе» мәктәпкәчә төркем тәрбияләнүчеләре Бөтенроссия «эколатлар көне»ндә актив катнаштылар. Бу көн мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирү, аларның җаваплы экологик тәртибен формалаштыру максатыннан үткәрелә.
Балаларны «Эколята – Яшь табигатьне саклаучылар»исеменә багышлау тантанасы узды.