"Эко яз 2023" республика акциясе кысаларында, Экологик тәрбия бирү максатыннан, Кукмара шәһәренең Ромашка балалар бакчасын тәмамлаучылар педагоглар һәм ата - аналар белән бергә чыгарылыш истәлегенә чыгарылыш сыйныф укучылары аллеясына зәңгәр чыршы утырттылар. Балаларның экологик табигатьне саклау чараларында катнашуы үсеп килүче буын өчен зур әһәмияткә ия, чөнки бер тапкыр утыртылган агач үз куллары белән озак истә калачак һәм һәр кечкенә баланың йөрәгендә сакланачак. Без агач үсәр һәм безнең чыгарылыш сыйныф укучыларыбызны искә төшерер дип өметләнәбез.