«Библионочь» акциясе - 2023»

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Кукмара үзәк китапханәсе «Библионочь-2023» Бөтенроссия акциясендә катнашты, акциянең темасы – «Уку турында». Библионочь кунаклары: Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназия укучылары, «Сөюмбикә» хатын-кызлар клубы катнашучылары һәм китапханә укучылары. Алар өчен китапханә тарихы буенча экскурсия, китап күргәзмәләренә күзәтү үткәрелде. Төрле төстәге стикерларда кунаклар үзләренең яраткан авторлары һәм китаплары турында яздылар һәм аларны махсус плакатка беркеттеләр, шулай ук яраткан әсәрләре турында бераз сөйләделәр, укыган китап турында хисләре белән уртаклашалар. Кич дәвамында “Халык мәдәнияте чыганаклары" фотозонасы эшләде, анда көнкүреш әйберләре самовар, рәсемле агач кашыклар, матрешка, керосин лампасы, яулыклар, чигелгән сөлгеләр тәкъдим ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International