Кукмара районы командасы яшь юл хәрәкәте инспекторларының «Имин тәгәрмәч» республика конкурсында өченче урын яулады

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Конкурста 9-11 яшьлек 224 укучы катнашты.

Түбән Каманың «Камский артек» лагеренда яшь юл хәрәкәте инспекторларының «Куркынычсыз тәгәрмәч» республика конкурсына йомгак ясалды.

Конкурста 9-11 яшьлек 224 укучы катнашты. Балалар шәхси һәм команда зачетында көч сынаштылар. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен, велосипедта куркынычсыз йөрү күнекмәләрен һәм беренче ярдәм күрсәтү осталыкларын күрсәттеләр. Моннан тыш, яшь инспекторлар иҗади конкурста да катнаштылар.

Кукмаралылар  команда зачетында өченче урын яуладылар. Малайлар арасында шәхси зачетта «бронза» Данил Ильинга эләкте.

 

Фото: Татарстан ЮХИДИ хезмәте

Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/yukhidi-khbr-it/kukmara-raiony-komandasy-ias-iul-xarakate-inspektorlarynyn-imin-tagarmac-respublika-konkursynda-ocen

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International