1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә С.Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре, Ч.Т. Айтматов исемендәге 1 нче гимназия каршындагы лагерьда ял итүче балалар өчен “Балачакның якты илендә” дигән бәйрәм программасы үткәрде. Балалар төрле конкурсларда һәм уеннарда актив катнашты. Күңелле музыка яңгырады, балалар бер урында утырмады, ә күңел ачты, бәйрәм мохитен тойды.
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Ак Барс Дом ярдәме белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган «Китапстан» масштаблы проекты старт алды. “Китапстан” - башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге балалар өчен җәйге китап марафоны. Бу балалар «Китапстан» марафонын беренче булып ачты һәм төсле юл күрсәткечләре алдылар, алар китапны укып, биремнәрне үтәп алга барырга тиеш.