Бәйрәмдә биюләр, җырлар, уеннар булды, мастер-класслар оештырылды.
Балаларны яклау көнен Кукмарада спорт уеннары, конкурслар һәм җыр-биюләр белән билгеләп үттеләр.
Комсомол мәйданында "Бүген планетада балалар балалар хуҗа" дип аталга күҗел ачу чаралары узды.
Күпләрне мастер-класслар – халык уенчыклары ясау мәйданчыклары җәлеп итте. Бию, җырлар, уеннарда балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнашты. Иң кечкенә сабыйлар өчен ползункилар йөгереше оештырылды. Уен формасында катнашучыларга юл хәрәкәте иминлеге турында исләренә төшерделәр.
Тулырак: http://kukmor-rt.ru/news/sogy-yanalyklar/kukmarada-balalarny-iaklau-konen-bilgelap-uttelar