Реабилитация курсын үтүче ата-аналар һәм балалар өчен Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Сәлам, җәй! дип аталган чара уздырылды.
Кукмара районы Иҗтимагый советы рәисе Самерханова Рауля Сөләймановна чараның хөрмәтле кунагы булды һәм сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, балачак бәйрәме белән котлады.
Балалар әкият персонажлары белән бергә җәйнең беренче көнен җәй турында җырлар һәм шигырьләр белән каршы алдылар, шулай ук табышмаклар чиштеләр, биеделәр, «Цигун» күнегүләре ясыйдылар.
Бәйрәмгә балалар янына бүләкләр һәм тәм-томнар белән «көмеш яшьтәге» волонтерлар килде. Бәйрәм бик игелекле һәм күңелле булды.
«Элита-Трэвэл» туристлык челтәре директоры Курбангалиева Ильвирага балаларга бүләкләр өчен һәм «Версаль» кибете директорына бәйрәм табынына тәм-томнар биргәгәне өчен рәхмәт белдерәсебез килә!