«Шигъриятнең даһи җырчысы» әдәби сәгать

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

6 июньдә - бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көнендә - С.В. Михалков исемендәге Үзәк балалар китапханәсе «Пушкин-нон-стоп» республика акциясендә катнашты. Китапханәче Гарифуллина Рәмзия 3 нче мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен «Шигъриятнең даһи җырчысы» дигән әдәби сәгать уздырды. Ул балаларга шагыйрьнең балачагы, аның гаиләсе, шагыйрь иҗатында аерым урын алып торган кеше - бала караучы Арина Родионовна турында сөйләде. Балалар Пушкинның шигырьләрен кычкырып укыды, “Шәп тә соң бу әкиятләр!” дип аталган викторина сорауларына җавап бирде, шигырь юлларының нинди әкияттән булуын, иллюстрацияләрнең шагыйрьнең кайсы әсәрләрен чагылдыруын ачыклады. Акциядә катнашучы һәр укучыга рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International