Үзәк китапханә хезмәткәрләре татар халкының милли бәйрәме - Сабан туенда катнашты. “Күңелем энҗеләре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль очрашуга каләм тибрәтүче, туган якка булган яратуларын ак кәгазь битенә төшерүче, шигьри җанлы китап укучыларыбызны дәштек. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы тамашачыларга язучыларның Сабантуй бәйрәменә карата фикерләрен, аларның ни өчен әлеге бәйрәмне яратулары хакында җиткерде. Язучыларыбыз һәм шигъри җанлы китапханәчеләребез тамашачыларны үз әсәрләре белән сөендерделәр. Әлеге очрашу җыр-моң белән үрелеп барды. Шулай ук әлеге язучыларның китапларыннан һәм авыллар тарихыннан китап күргәзмәсе эшләде.