«Белем. Геройлар» Бөтенроссия хәрби-патриотик мәгърифәтчелек акциясе кысаларында үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Нурия Гайнетдинова 3 нче мәктәп янындагы лагерьга йөрүче балалар өчен «Үлемсезлеккә аяк басучылар» дигән хәтер сәгате үткәрде. Ул Бөек Ватан сугышы вакытында өлкәннәр белән беррәттән Җиңү хакына үз гомерләрен корбан иткән герой-пионерлар турында сөйләде. Шулай ук якташларыбызның батырлыгы, әфган сугышында катнашучылар, хәзерге көндә безнең янда яшәүче балалар һәм яшүсмерләрнең кылган батырлыклары турында сөйләде.