Бүген С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Рәмзия Гарифуллина Мәмәшир урта мәктәбе янындагы лагерьда ял итүче балалар өчен Фәнис Яруллинның “ Кояштагы тап “әкияте буенча “Яхшылык эшләргә ашыгыйк” дигән әдәби сәгать үткәрде. Ф.Яруллинның тормыш юлы, фаҗигагә тиң язмышы, әсәрләре турында сөйләде. “Кояштагы тап” әкиятен укып, аның буенча фикер алыштылар. Укучылар шәфкатьлелек турындагы мәкальләрнең асылына төшенеп, игелекле булу кагыйдәләрен барладылар. Чара язучының китапларына күзәтү һәм мультфильм карау белән тәмамланды.