26 июньдә наркотикларны куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнгә уку залы китапханәчесе Г.Ф. Заһидуллина, «Ялкын» яшүсмерләр клубы балалары өчен, «Наркотиклар һәм наркомания – гасыр афәте» дигән профилактик әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга наркотикларның килеп чыгышы, наркотикларның кеше организмына зарарлы йогынтысы, дөньяның төрле илләрендә һәм Россиядә алар белән көрәшү ысуллары турында сөйләде.