Библиопикник «Туган як гүзәллеге»

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

23 индә «Нурминка» елгасы ярында «Современница»клубы әгъзалары өчен  «Туган як гүзәллеге» дигән библиопикник  уздырылды. Клуб җитәкчесе В.Г. Пахомова кызыклы программа әзерләде. Библиопикникта туган якның матурлыгы турында шигырьләр һәм җырлар яңгырады. Клуб әгъзалары конкурсларда һәм “күркә ыргыту”, “барысы да киресенчә”, “кызыл җиләк” уеннарында кызыксынып катнаштылар. Аннары барысы бергә чишмә  суы алырга бардылар, юлда дару үсемлекләре җыйдылар. Үләннәр кыштырдавы, кошларсайравы, табигый пейзажның матурлыгы, болар барысы да яхшы кәеф бүләк итте. Чара бик матур һәм файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International