26 июнь көнне Ворошилов җирле үзидарә территориясендә “Сөембикә” клубы әгъзалары өчен “Чишмәләр иле син, Туган як!” дигән экологик сәгать үткәрелде. Клуб җитәкчесе Сәлимова Т.Х.,тереклек чыганагы булган чишмәләрнең әһәмияте турында әйтеп үтте. Әлеге очрашуда татар шагыйрьләренең, шагыйрәләренең шигырьләре укылды, җырлар башкарылды. Чарада катнашучылар, А.Мортазина,С.Әхмәтҗанова,Г.Гайнетдинова шигырьләрен, якташ язучыларданМ.Марданова,Н.Сәгъдиева,Р.Мостафин шигырьләрен яратып укыдылар. Халык шагыйре С.Хәким сүзләренә язылган “Ага чишмә” җырын яратып башкардылар.Чишмәләргә багышланган чара табигатьтә бик күңелле үтте.