Хөрмәтле районыбыз мөселманнары, райондашлар!
Сезне мөселманнарның иң зур бәйрәме - Корбан гаете белән котлыйм.
Һәрбер дини бәйрәм тормыш мәгънәсе, бүгенге яшәешебез, күңел халәте турында тагын бер кат уйланырга мөмкинлек бирә. Мөселман дөньясы өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетендә дә изге гамәлләр кылырга, якыннарыгызны гына түгел, ярдәмгә мохтаҗ булганнарны да сөендерергә язсын, тәннәрегезгә сихәт, җаннарыгызга тынычлык булсын.
Кылган гамәлләрегез тормышка ашып, шушы изгелекләр тормышыбызга ямь өстәсен, районыбызның һәр тармагында уңышка ирешеп, тормышларыбызга бәрәкәт өстәлсен.
Барыгызга да исәнлек, саулык, сәламәтлек, мул тормыш һәм тынычлык телим. Тормыш бәрәкәтен, гаилә иминлеген тоеп, иман байлыгы белән яшәргә насыйп булсын.
Бәйрәм мөбәрәк булсын!
Кукмара муниципаль район башлыгы С.Д.Димитриев