Кукмара һәм Юкаменск районнары хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Районнар сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә партнерлык турында килештеләр.

Кукморский и Юкаменский районы подписали соглашение о сотрудничествеКукморский и Юкаменский районы подписали соглашение о сотрудничестве

Бүген Кукмарага Удмурт Республикасы Юкаменск районы муниципаль округы башлыгы Константин Бельтюков җитәкчелегендәге делегация килде.

Очрашу район Советы бинасында узды. Район башлыгы Сергей Димитриев кунакларны районның социаль-икътисади хәле, предприятиеләр һәм оешмаларның эшчәнлеге белән таныштырды, республика һәм федераль программалар буенча башкарылган эшләргә тукталды.

Кукморский и Юкаменский районы подписали соглашение о сотрудничествеБу көнне Россия Федерациясе Удмурт Республикасы Юкаменск районы муниципаль округы һәм Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Килешүгә район башлыгы Сергей Димитриев һәм Юкаменск районы муниципаль округы башлыгы Константин Бельтюков кул куйдылар.

Кукморский и Юкаменский районы подписали соглашение о сотрудничестве

Реклама

РЕКЛАМА

Тантаналы өлештән соң делегация вәкилләре валяль-киез комбинаты кибетендә, Кукмара таш эшкәртү заводында булдылар, «Кукмара» сәнәгать паркында урнашкан предприятиеләр һәм оешмаларның эшчәнлеге белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Кукморский и Юкаменский районы подписали соглашение о сотрудничествеФото: Алсу Сәлахетдинова/ «Хезмәт даны»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International